Татарстан Республикасында 2022 елда төзелеш өлкәсендә республика программаларын, дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
Быел 44 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, шуларның 31е ТР Министрлар Кабинеты боерыклары белән раслана. Бүгенге көнгә төзелеш өлкәсендә 28 республика программасы расланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.