Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Эш кешене картайтмый, яшәртә генә
2013 елның 10 июне, дүшәмбе
Тиздән Әлмәтнең оешуына 60 ел тулуны билгеләп узачакбыз. Барыбыз өчен дә уртак булган әлеге вакыйга агышында каланың үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән район хезмәтчәннәре дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Район җитәкчелеге тарафыннан шундый максат куелды. Чөнки, беләбез, игенчеләребез үстергән икмәк, терлекчеләр җитештергән азык- төлектән башка завод - фабрикалар да сафка басмас, калалар да төзелмәс иде. Һәр авылның үз геройлары, лаеклы шәхесләре, горурланырлык кешеләре бар. Кәримә апа Идиятуллина дигәч, райондагыларның күбесе бу тынгысыз ханымның Яңа Нәдердән икәнлеген белә, инде 70 нең өстендә булуына карамастан, яшьләргә алыштыргысыз хезмәткәр, алдынгы савымчы булуына соклана.
Кәримә апа 1940 елда дөньяга килгән, авыр сугыш чорлары баласы. Әтисе сугышка киткәндә 6 айлык сабый булып кала ул. “Гомер буе “әти”дигән сүзне бер әйтергә тилмереп, аны сагынып яшәдем, - ди Кәримә апа ул елларны күңеле аша үткәреп. – Әнием Майпәрвәз белән Әлмәткә әтинең үле хәбәрен алырга төштек, кайтканда ташлы юлдан яланаяк атлап табаннар тишелде, ләкин, бала гына булсам да, кайгыдан авыртуны сизмәгәнмен”.
Авырлык белән үткән балачакның күңелле хәтирәләре юк диярлек. 8 нче сыйныфны тәмамлау белән апасы Әкрәмә янына фермага килә. Үзенә группа җыйганчы, урын булганчы, бер елдан артык көтү көтә. 1957 елда 18 тана савуны аның үзенә генә ышанып тапшыралар. Менә шуннан бирле , инде 55 елдан артык Кәримә апа сөтлебикәләрдән аерылмый диярлек. Яшь булуына карамастан, хуҗалыктагы иң яхшы күрсәткечләрне бирә ул. Тынгысызлыгы, тырышлыгы белән аерылып торганлыктан, эш дәверендә ферма белән җитәкчелек итәргә дә туры килә. Эш күп булуына карамастан, белем алу турында да онытмый. Читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге ала.
Ул чорларда ук 3200 кг сөт савып, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән коммунист ханымны ел саен авыл Советына гына түгел, район, республика партия комитетларына депутат итеп сайлыйлар.
1973 елдан 1975 елга кадәр Яңа Нәдер авылы Советы рәисе вазыйфаларын башкара. Сайлану вакыты тәмамлангач, киредән авыл хуҗалыгына, сыерлары янына кайтуны хуп күрә. Заманында бөтен Рәсәйгә мәгълүм миллионер “Зәй” колхозын җитәкләгән Һади Рахмановлар белән эшли Кәримә апа Идиятуллина. Узган 55 ел эчендә хуҗалыкта 6 рәис алышынган. Ә үз эшенең остазы булган Кәримә апа әле дә сафта.
Сафта дип кенә әйтү дөрес тә булмас иде, ул бүген дә “Зәй” хуҗалыгының тоткасы, алыштыргысыз хезмәткәре. Өлкән яшьтә булуына карамастан, 40 баш сыер сава, фермадагы тәртип, чисталык та аның өстендә.
Гәүдәгә җыйнак кына, бөтерчек кебек бу ханымның энергиясенә, тырышлыгына, тынгысызлыгына исең китәрлек. Әлеге эшләрдән тыш Кәримә апа язгы кыр эшләре вакытында өендә ризык әзерләп, басудагыларны ашатырга да өлгерә.
- Мин иртәнге икедә торам, өчтә фермага китәм. Иртәнге чыкны, таң аткан вакытны бик яратам. Тормыштан зарланырга түгел, шатланып, сөенеп яшәргә кирәк. Уянам да, күзләрем күрә, үз аягымда йөрим, ни теләсәк ашарга шул бар, илләребез тыныч дип сөенәм. Йөгерә- йөгерә эшкә барам. 9 ларда кайтам да телевизорны кабызып куям, яңалыклар карыйм, газеталар укыйм, - ди ул безнең сорауларыбызга җавап итеп.
Бәхетне хезмәтендә, башкаларга игелек эшләүдә таба Кәримә апа. 8 елдан артык урын өстендә яткан әнисен тәрбияли, шуңадыр, үзе турында уйларга вакыты да калмый. Апалары, аларның балалары бүген аның иң якын кешеләре.
- Кәримә апа кебек кешеләр бик сирәк. Ул безнең “Зәй” хуҗалыгының тоткасы, беркайчан эштән баш тартмый, авырыксынмый. Тормышын хезмәткә багышлаган әлеге ханымга олы рәхмәт һәм ихтирамнан башка сүз юк, - ди “Зәй” ҖЧҖ директоры Заһит Ганиев.
Кәримә апа Идиятуллина ике “Хезмәт кызыл байрагы” ордены кавалеры, “Татарстанның атказанган терлекчесе”дигән мактаулы исемгә ия. Күкрәген бизәгән юбилей медальләре дә дистәдән артык. Хезмәткәр генә түгел, кеше буларак та күпләргә үрнәк ул. Шат күңелле, тормышны, кешеләрне яратуы аңа бетмәс – төкәнмәс көч, энергия бирә.
- Картлык килмәгән дә кебек. Олыгайганымны көзгедән карагач кына беләм. Ходай сәламәтлектән аермасын, эш кешене картайтмый ул, яшәртә генә, - ди героебыз. Аның тормышы шуның ачык мисалы.
Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз