16 февраль көнне «Нефтьче» Мәдәният сараенда Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивале узды.
Чара бөек татар шагыйренең 115 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Фестиваль концертлары Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Җәлил һәм Казан шәһәрләренең иң яхшы концерт залларында узачак. Ә йомгаклау Гала-концерты 23 февральдә Мәскәүдә узачак.