Әлмәт Сабантуеның абсолют батыры "Лада Гранта" машинасында китте

2013 елның 9 июне, якшәмбе
Бу көннәрдә шәһәр-районнарда һәркемнең көтеп алган, башка милләт вә­килләренең дә яраткан бәйрәменә әверелгән Сабантуйлар бара.

Якшәмбе көнне безнең Мәйдан да иртәдән кичкә кадәр гөрләде.

Бәйрәм, һәрва­кыттагыча, туган якның матурлыгына, ару-талу белмәс игенчегә, аларның даими ярдәмчеләре булган нефтьчеләргә, төзүчеләргә һәм башка һөнәр ияләренә дан җырлауга, бүгенге күркәм үзгәрешләргә багышлап сәхнәләштерелгән күре­нешләрдән башланды. Сабантуй – өстәлләребез икмәктән өзелмәсен өчен аны маң­гай тирен түгеп үстергән авыл хезмәтчәннәренең, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен үз эченә алган, аларны югалтмыйча буыннан буынга күчереп килгән күркәм бәйрәм. Игенчеләрнең, терлекчеләрнең урыны хаклы рәвештә түрдә. Әнә аларны, мәйданга кайсы тарантаслы атка утырып, кайсысы бизәлгән машиналарда кергән алдынгы хуҗалыкларны халык алкышларга күмә, шул рәвешчә рәхмәтләрен җиткерә.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов бәйрәмне ачып, авыл хуҗалыгы алдынгыларының, икътисадның башка тармагы хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нә­тиҗәсендә муниципаль районның финанс-икътисади күрсәткечләре күркәм булуын искәртте. Быелның биш аенда шәһәрдә һәм районда предприятиеләр тарафыннан 100 миллиард сумнан артыклык продукция җитештерелгән һәм хезмәтләр күрсә­телгән, 87 мең квадрат метр торак төзелеп файдалануга тапшырылган. Әлеге уңыш­та агросәнәгать комплексының да лаеклы өлеше бар. 2012 ел нәтиҗәләре буенча алар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 1 миллиард сумнан артык булган, аны сатудан 821 миллион сум керем алынган. Эш хаклары да алдагы ел белән чагыштырганда уртача алганда 23 процентка арткан. Авыл хуҗа­лыклары узган ел 112 миллион сумлык заманча техника сатып алган.

– Мондый нәтиҗәләргә нефтьчеләр ярдәме белән ирешелде. 2012 елда “Тат­нефть” ААҖ бөртек җыючы комбайннар, дизель ягулыгы, орлыклар һәм башкалар­ны сатып алуга 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирде, – дип нефтьчеләргә, шәхсән компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка да рәхмәт сүзләрен ирештерде район башлыгы.

Әлмәтлеләрне бәйрәм белән Татарстанның куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм республика профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова да тәб­рик итте. Валерий Власов Татарстан Президентының мөрәҗәгатен җиткерде.

Сабантуй әләме күтәрелгәннән соң мәйдан түренә авыл хуҗалыгы алдынгылары ча­кырылды. Бәйрәм көнендә аларның исемнәрен атап китү урынлы булыр. Биредә “Со­юз-Агро” ҖЧҖ каршындагы “Агроцентр” фәнни-производство аналитик үзәге” ҖЧҖ ректоры Рубин Баһмановка “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, Токарли­ков исемендәге АҖ сыер саву операторы Любовь Шиловага “ТРның атказанган тер­лекчесе”, әлеге хуҗалыкның механизаторы Николай Трофимовка “ТРның атказан­ган механизаторы” исемнәре бирелде.

Язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышы нәтиҗәләре буенча иң яхшы механизатор – 2013 елгы язгы чәчү батыры булып танылган Әмир Әбделмәнев (Токарликов ис. АҖ) ав­томобиль, быелгы сабанчылар бәйгесе җиңүчесе Марат Мостафин (“Чулпан” ҖЧҖ) тәкә белән бүләкләнде. Хезмәт ярышында икенче һәм өченче урын алган механиза­торлар да мәйдан түреннән бүләкләр белән таралышты.

Быелгы сыер савучылар бәйгесендә җиңеп чыккан Валентина Мотыйгуллина (“Урса­лы” ҖЧҖ), районның алдынгы терлекчеләре исеменә лаек булган Эльмира Павло­ва (Токарликлов ис.), Евгений Севостьянов (“Рус Акташы дуңгыз симертү комплек­сы” ҖЧҖ), Вера Григорьева (“Яңа Михайловка” ҖЧҖ) һәм башкалар шулай ук бүләкләр белән хөрмәтләнде.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында производство-икътисади күрсәткечләр һәм 2013 елгы язгы кыр эшләре буенча хезмәт ярышы җиңүчесе бу­лып “Ярыш” хуҗалыгы (җитәкчесе Равил Шәяхмәтов) танылды. Җәмгыять ВАЗ авто­мобиленә ия булды. Токарликов ис., “Чишмә”, “Чулпан”, “Кичүчат”, “Чагылтау”, “Ва­сильевское”, “Зәй”, “Актау”, “Сосновка”, “Рубин”, “Беренче май” җәмгыятьләре дә Сабантуйдан бүләк белән таралыштылар. Язгы кыр эшләре буенча районыбыз фер­мерлары арасында да хезмәт ярышы уздырылды. Быелгы бәйгенең җиңүчеләре бу­ларак Назыйм Хурамшин (Сөләй), Рәис Сафиуллин (Иске Михайловка), Иван Иваш­кин (Дальняя Ивановка ) аталды.

Ел саен районда авыл җирлекләре арасында санитар-экологик торыш, төзеклән­дерү һәм яшелләндерү буенча бәйге уздырыла һәм анда җиңүчеләр Сабантуйда бүләкләнә. Быел I дәрәҗә дипломга һәм акчалата премиягә Кама-Исмәгыйль, Миңле­бай авыл җирлекләре лаек дип табылды. II дәрәҗә диплом Әлмәт авыл җирлегенә тапшырылды. Өченче урынны Борискино, Ерсубайкино, Габдрахман, Яңа Нәдер авыл җирлекләре бүлеште. Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Актив эшчәнлек алып баручы авыл җирлекләре дә Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтел­де. Бүләкләүләр тантанасы җиңүчеләрнең автомобильдә мәйданны әйләнүе белән тәмамланды.

Үзәк мәйданда тантаналы өлеш тәмамланганнан соң спорт ярышлары, милли уен­нар башланды. Кемдер колгага менде, икенчеләр гер күтәрүдә һәм спортның башка төрендә үзләрен сынап карадылар,

Ипподром, һәрвакыттагыча, халык белән шыгрым тулы. Күрсәтмә чыгышлардан соң ат чабышлары старт алды. Чынлап та, матур манзара! Узышлар тәмамлангач та ха­лык таралышырга ашыкмады. Чөнки концерт өчен сәхнә быел да монда оештырыл­ган иде. Әлмәтлеләр һәм кунаклар Казан артистлары һәм район үзешчәннәре кон­цертын рәхәтләнеп, алкышларга күмә-күмә карады.

Сабантуй мәй­даны, биләмәләре зур. Аннан һәркем файдалана ала. Предприятиеләр дә үз почмак­ларын булдырып, концерт, күңел ачу программасы тәкъдим иттеләр. Халык бу мәй­данчыкларда да рәхәтләнеп ял итте, туйганчы биеде, күңел ачты.

Балалар карамагына тапшырылган өске мәйдан да көне буе сабыйларның шатлыклы авазларыннан яңгырап торды. Монда да яңалыклар, нәниләр өчен уен урыннары­ның күплеге күзгә чалынды. Казанда узачак Универсиадага багышлап аерым прог­рамма төзелгән.

Ә сәүдә гөрләде генә. Шашлык, кабартмалар, җиләк-җимеш, хәтта сәнәгать әйберлә­ре – һәммәсе бар. Бәйрәмгә килүчеләр гаиләләре, дуслары белән урман читенә, тау битләренә утырып, Сабантуй белән хозурлана-хозурлана бу сый-нигъмәттән сый­ланды.

Кайберәүләр концерт карап рухи азык алган арада Үзәк мәйдан кабат халык белән тулды: келәмгә көрәшчеләр чыкты. Көрәш кызганнан-кыза барды. Абсолют батырга тәгаенләнгән ВАЗ ЛАДА ГРАНТА автомобиленә еш күз салды көрәшчеләр. Үсмерләр арасында үз үлчәү авырлыкларында батыр булып Марат Кәримов (55 кг кадәр), Азат Гарифуллин (65 кг кадәр), Мансур Шәкүров (75 кг кадәр), Ирек Шәяхмәтов ( 75 кг) калды. Алар арасында абсолют батыр булып Бишмунчадан Ирек Шәяхмәтов калды. Тәкәнең берсе аның җилкәсенә “менеп кунаклады”. Зурлар арасында Рузил Ганиев (65 кг кадәр), Марсель Гозәеров (75 кг кадәр), Илнур Курамшин (90 кг кадәр), Фә­нил Минһаҗев (100 кг кадәр) җиңү яуладылар. Ветеран көрәшчеләр арасында Да­мир Рәхмәтуллин беренчелекне бирмәде. Сабантуйның абсолют батыры исемен Ильяс Галимов быел да саклап калды. Шулай итеп, "Лада Гранта" һәм икенче тәкә үз иясен тапты.

Язгы кыр эшләреннән соң үткәрелүче милли бәйрәмебез тәмам. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында хәзер җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү, мул уңыш үстереп, аны түкми-чәчми җыеп алу бурычы тора. Уңышлар сезгә!

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International