Түбән Абдул һәм Елховойда өч бәйрәм бергә

2013 елның 9 июне, якшәмбе
Шимбә көнне Түбән Абдул һәм Елховой авылларында гөрләп Сабантуйлар узды. Әлеге көн авылның танылган шәхесләре истәлегенә берьюлы ике мемориаль такта ачылу белән дә тарихка кереп калды. Тантаналы чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов катнашты.

Чараның беренче өлеше фельдшерлык амбулаториясе янында башланып китте. Ике гасыр элек биредә авыруларны дәвалый башлаган Сәйбә Касыймова истәлегенә мемориаль такта куелды. Укуын тәмамлаган яшь белгеч буларак, ул хезмәт юлын нәкъ менә биредә башлый. Яңа гына тормыш корып яши башлаган парларны сугыш афәте мәңгегә аера. Сәйбә апа гомер буена шушы авылда төпләнеп кала, озак еллар дәвамында Түбән Абдул, Елховой авылы халкына медицина ярдәме күрсәтә. Хезмәтләре Ленин ордены белән билгеләп үтелә. Ак халатлы шәфкать иясенең исемен мәңгеләштерүдә бу авылда туып үскән, авыл Советы депутаты Ильяс Салахов зур ярдәм күрсәтә.

“Елховой җире районга, республикабызга билгеле абруйлы шәхесләре белән данлыклы. Биредәгеләр үз тарихларына зур хөрмәт белән карыйлар, аны саклауга хезмәт итәләр. Авыл кешеләре арасында танылган табиблар, педагоглар, хәрбиләр, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләрен дистәләп санарга мөмкин булыр иде. Космонавтлар гына юк әлегә,” - диде район башлыгы уенын –чынын бергә кушып үзенең тәбрикләү сүзендә.

“Елховой гомуми урта мәктәбендә 40 елдан артык белем биргән, директор булып эшләгән Тимергалим Вәлитов исеме дә авылдашлары күңелендә мәңге сакланыр, ” -дип ассызыклады ул мемориаль тактаны ачу тантанасында.

Директорның җәмәгате Оркыя апа һәм улы Таһир якыннарына күрсәтелгән тирән ихтирам һәм кайгыртучанлык өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Түбән Абдул һәм Елховой авылы халкы белән без гомер буе дус, бердәм булып яшәдек, безнең көчебез дә шунда” – дип билгеләп үттеләр алар.

Мемориаль такталар ачу тантанасыннан соң район башлыгы Мәҗит Салихов белән берлектә Түбән Абдул һәм Елховой авылы халкы Сабантуйны бәйрәм итте. Милли бәйрәмдә бик күп абруйлы кунаклар катнашты.

Лира Сахапова, Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник” газетасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International