Нәдер Уразмәтов истәлеге мәңгеләштерелде

2013 елның 8 июне, шимбә
Бүген Яңа Нәдер авылы җирлегендә район башлыгы Мәҗит Салихов, аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Татнефь” ААҖ генераль директоры урынбасары Рәфкатъ Рахманов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашында төбәкнең легендар шәхесе, 18 нче гасырда беренчеләрдән булып нефть тапкан һәм кара алтын эшкәртүгә нигез салган Нәдер Уразмәтов истәлегенә монумент ачылды.

" Без турыдан – туры аның нәсел җебен дәвам итүчеләр. Бөтен авыл диярлек туганнар. Нәдерлеләр арасында нефть промышленностенең төрле тармакларында уңышлы хезмәт итүчеләр, зур уңышларга ирешүчеләр күп. Борынгы бабабыз башлаган эшне без лаеклы дәвам итәбез. Үзебезнең Нәдер Уразмәтов токымыннан булуыбыз белән чиксез горурланабыз, - дип бүгенге тантанадан алган тәэсирләре белән уртаклашты күп еллар “Әлмәтнефть” идарәсендә хезмәт куеп, хәзер инде лаеклы ялда булган Ландыш Нәдерова.

Татарстанның беренче нефтьчесе исемен мәңгеләштерү әлеге нәсел вәкилләренең күптәнге хыялы булган. Әлмәт шәһәре оешуга -60, Татарстан нефте табылуга -70 ел тулган юбилейлар елында “Татнефть” ААҖ булышлыгы белән бу зур васыятҗне тормышка ашыру мөмкин була. Авыл ветераннарының Яңа Нәдер авылында стела төзү идеясен район Советы депутаты , “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары, баш инженер Наил Ибраһимов хуплап каршы ала. Монумент Әлмәтнең баш рәссамы Рафаэль Курамшин тарафыннан проектлана, скульпторы Башкортстаннан килгән Вячеслав Кузнецов, заказчы – “Әлмәтнефть” идарәсе.

“Яңа Нәдер - чал тарихта лаеклы урын алып торучы, үткәне вакыйгаларга бай булган авылларның берсе. Республикабызда андый торак пунктлар күп түгел. Беренчеләрдән булып нефть промышленностенә нигез салучы Нәдер Уразмәтовка стела ачылу үткәннәрне хәзерге белән бәйли һәм бик олы әһәмияткә ия вакыйга булып тора. Чөнки кара алтын табучылар ярдәме белән районыбыз авыллары елдан – ел төзекләнә, матурлана бара. Без аларга бик рәхмәтле. Нәдер авылы бүген дә танылган шәхесләре, нефтьчеләре белән лаеклы горурлана. Әлеге тантаналы вакыйганың милли бәйрәмебез Сабантуена туры килүе тагы да сөенечле. Сезнең барыгызга да исәнлек, тынычлык, уңышлар телим,- диде үзенең чыгышында район башлыгы Мәҗит Салихов. Чаралар авылның Сабантуй мәйданында дәвам итте. Район башлыгы нәдерлеләрне милли бәйрәмебез белән тәбрик итте, авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларга район Советы һәм башкарма комитетның Мактау грамоталарын тапшырды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International