Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәткә Нобель премиясе лауреаты Валентин Герайн килде
2013 елның 8 июне, шимбә
Валентин Герайн: “Яман шешне җиңү юллары бар”
Калабызга Германиядән танылган галим, Нобель премиясе лауреаты Валентин Герайн килде. Ул журналистлар белән дә очрашты.
Валентин Герайн Караганда дәүләт медицина институтын тәмамлаган. 1980 елда Германиягә күчеп киткән. Табиб безнең илдә балаларны дәвалау өчен 12 онкогематология үзәгенә нигез салган. Нәкъ менә аның тарафыннан яман шеш китереп чыгаручы папилломатоз вирусы ачылган. 2008 елда әлеге ачыш Нобель премиясенә лаек булган.
– Без лауреат кына булдык. Премияне безнең төркем җитәкчесе, профессор Харольд цур Хаузен алды. Без премиягә тәкъдим ителгән елны ике ачыш булды. Аның берсе папилломатоз, икенчесе СПИД вирусы иде, – дип искәртте ул.
Профессор балалар практикасы табибы да, Франкфурт университетында педиатриядән укыта, кешеләрдәге папилломатоз вирусы проблемалары буенча тикшерү төркеменә җитәкчелек итә. Доктор Герайн күпме кешенең гомерен саклап калган, аңа дөньяның төрле почмакларыннан кешеләр агыла. Татарстанга килүе очраклы түгел икән. Ул энесе Иосиф белән дәвалаганнан соң Бөгелмәдә яшәүче авыруны озата килгәннәр. Һәм менә алар Әлмәт муниципалитетында да.
Валентин Герайн журналистларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Медицинага, аеруча онкологиягә юл салуы юктан гына булмаган аның. Сөйләвенә караганда, алар Карлагта сәяси тоткыннар лагеренда дөньяга килгәннәр. Ике абыйлары шунда үлгән. Энесенең хатирәләре яңарудан күңеле тулды, хәтта сөйли алмаслык хәлдә тавышы карлыкты.
– Комендантның аты колынлаган иде. Миңа аның сөтен бирделәр, шуңа исән калдым, – диде өлкән Герайн. – Безнең янга әтинең Дүшәнбедә яшәгән абыйсы килә торган иде. 1955 елда ул килмәде. Безгә аны яман шеш ашаган, диделәр. Без моны аңламыйча бик озак уйландык...
Караганда медицина институтында белем алуы белән горурлануы да сизелде. Ул 1951 елда Казан медицина университеты базасында ачыла. Беренче укытучылары Казаннан була. “Бу бик көчле мәктәп иде. Германиягә ике миллионнан артык немец күчеп китте. Аларның 10 меңе табиблар, шуларның яртысы Караганда институтын тәмамлаучылар”, – дип аңлатты безгә кунак.
Илебездә төзелгән онкогематология үзәкләренең тарихына килгәндә, балаларны яман шештән дәвалау үзәкләрен 1990 елда ук ачарга карар ителгән булган. СССР таркалу сәбәпле, планнарның барысы да тормышка ашмый, бер һәм икенче категорияле клиникалар гына эшли. Өченче категориялеләре соңрак ачыла.
– Дөньяга килгән йөз мең баланың дүртесе лейкоз белән авырый. Ул чакта өмет булмаган балаларны дәваларга кирәкми, балалар санын саклау өчен хатын-кызның йөклелекне өзүен 5 процентка киметергә кирәк дигән сүзләрне югары органнарда да әйттеләр. Әлбәттә, әгәр бу технологияне тормышка ашырсак, аның үз артыннан бөтен медицинаны тартачагын аңлаучылар да бар иде, – дип сөйләде табиб.– Баланы яман шештән, лейкоздан дәвалау өчен аның сәламәтлек торышын өйрәнүдән тыш, эхокардиография, эпилепсия өянәкләрен профилактикалау, энцефалография, компьютер томографиясе, кан салу станциясе һәм башкалар кирәк иде. Ул чакта В гепатитын йоктыру югары иде, СПИДның СССРга атлаган чагы. Минем монда килүем уңаеннан төрлечә фикер йөрттеләр. Әмма нәтиҗә күз алдында – үзәкләр эшли. Өченче категория үзәкләр Ельцин Президент булган елларда төзелде. Мин Казанда да булдым. Анда өченче категория үзәк эшли. Республика балалар хастаханәсе табиблары алдында башымны иям. Сездә медицина балаларны аңлау дәрәҗәсендә эшли.
Валентин Герайн Нобель премиясенә лаек булган ачышлары хакында да тәфсилләп сөйләде. Билгеләп үтелгәнчә, яман шеш авыруларының 70 проценты кешеләрдәге папилломатоз вирусы аркасында килеп чыккан. Бүген 162 вирус ачыкланган. Балаларда бугаз папилломатозы булганда аларга 250-300 тапкыр операция ясалырга тиеш. Шуңа күрә вакцина уйлап табарга кирәк дигән фикергә киленгән. Мондый вакцина табылган. Прививканы безнең балалар шифаханәсендә дә ясыйлар икән.
Валентин Герайн матбугат конференциясеннән соң калабызның онкология поликлиникасында булды. Ул күргәннәреннән канәгать калуын, биредә барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз