15 февральдә шәһәр һәм район Советының хисап сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районының атказанган хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 16 нчы мәктәпнең ОБЖ укытучысы-оештыручысы Камил Сәмигуллин Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.