Бүген Әлмәттә Урсала микрорайонында «Демография» милли проекты кысаларында «Русалочка» яңа балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение 140 урынга исәпләнгән.
Балалар бакчасын ачу тантанасына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов килде.