Җәйге ял ничек үтәр?

2013 елның 7 июне, җомга
Кояшта кызыну, рәхәтләнеп су коену, хозур табигатькә соклану, яңа дуслар һәм танышлар белән җылы очрашу — җәйге каникулларын балалар болардан башка күз алдына да китерә алмый. Алар ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрсен өчен өлкәннәр, мәгариф учреждениеләре коллективлары да зур тырышлык сала.

Әлмәт районында савыктыру чараларына балаларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә тырышалар. Быел шушы максатка республика бюджетыннан мәгариф бүлегенә бирелгән акчаларның 15млн 756 сумы килгән инде. Җирле бюджеттан әлеге максатларга 2млн 861 мең сум бирелгән. Планда каралган барлык чаралар да үтәлгән очракта муниципаль район буенча 6570 бала һәм яшүсмер ял итәчәкләр.

Район башкарма комитетында әлеге эшләрне контрольдә тоту өчен 4 кешедән торган махсус комиссия төзелгән. Агымдагы елда Әлмәт шәһәренең “Голубое озеро” санаторий –профилакториясендә - 960, “Здоровье”дә – 120, “Яшьлек”тә – 17, “Кояшкай”да – 18, “Факел”да – 20, “Дуслык”та - 20, “Черноморец”та( Казан) - 200 бала һәм яшүсмерне ял иттерү планлаштырыла.

“Березка” сәламәтләндерү комплексында 4 сменада 240 бала сәламәтлеген ныгытачак.

Роспотребнадзор, Янгынга каршы инспекция хезмәткәрләре һәм башка службалар тарафыннан барлык лагерьләрдә тикшерү уздырылган. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә 400 вожатый махсус әзерлек курслары узган. Болардан тыш ТИСБИның Әлмәт филиалы базасында 150 студент Балалар һәм яшьләр, спорт, туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган вожатыйлар мәктәбен тәмамлап, сертификатлар алганнар.

Җәйге ял вакытларының күпчелек өлеше мәктәп яны лагерьләренә туры килә. 40 мәгариф учреҗдениесендә 3 июньнән башлап 29 июньгә кадәр 3300 башлангыч сыйныф укучылары өчен ялның әлеге төре оештырылачак. 3 июньнән 26 июньгә кадәр районның 30 мәктәбендә 600 укучыны берләштергән хезмәт лагерьләре эшләячәк.

Каникуллар чорында яшүсмерләр клублары 3500 бала өчен ял һәм иҗат мәйданы булып торачак.

Республика программасы нигезендә, Әлмәт муниципаль районында профильле лагерьләр оештыру өчен 3 млн 583 мең сум акча каралган, 738 баланы ял иттерү күздә тотыла. Район башлыгы тырышлыгы белән 200 спортчының ялын оештыруга җирле бюджеттан 2 млн 861 мең сум средство бүленгән.

Агымдагы елда “Форпост - куркынычсызлык билгесе” дип исемләнгән профильле смена ачылу бу өлкәдәге яңалыкларның берсе. Республика буенча мәктәп һәм студентлар оешмаларыннан тупланган 60 яшь тәртип саклаучы Әлмәттә ял итәчәк.

Балалар Думасы әгъзалары өчен “Ветер перемен”, олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен “Олимпиец”, волонтерлар өчен – “Доброволец”, спортчылар өчен “Форвард” профильле сменалар оештырылачак. Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе студентлар өчен төрле юнәлештәге сменалар булдыра. “Продвижение”, “Доблесть-Экстрим” шуларның кайберләре.

Җәйге яллар вакытында хезмәт күнекмәләре алырга, аз булса да акча эшләргә теләүче балалар да игътибардан читтә калмый.2013 елда 1 мең укучының Эш һәм мәшгүльлек үзәге аша эшкә урнашу мөмкинлеге бар. Беренче чиратта, әлеге мөмкинлек аз керемле, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүчеләр өчен булдырылачак.

2013 нче елгы программаның төп үзенчәлекләренә дә тукталып үтик. Роспотребнадзор һәм СанПиН таләпләрен исәпкә алып, программада санатор-курорт учреждениеләрендә яшәү дәвамлылыгы 24 көнгә кадәр озынайтыла (элек 21 көн иде), шәһәрдән читтәге стационар сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьләрендә яшәү 21 көн (элек 18 көн) тәшкил итәчәк. Профильле сменалар дәвамлылыгы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы кысаларында расланган һәм 18 көн булачак.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International