Әлмәттә социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелде

2013 елның 7 июне, җомга
7 июнь көнне Яшьләр үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан тантаналы чара булып узды.

Сәхнәнең түренә элеп куелган “Мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белү, ярдәм, кайгырту” сүзләре социаль хезмәткәрләрнең бөтен асылын ачып бирә. Әйе, нәкъ шушы сыйфатларга ия булганнар гына әлеге өлкәдә эшли ала. Бер генә уку йорты да махсус социаль хезмәткәр әзерләми, димәк, бирегә күңел кушуы буенча киләләр. Әлмәттә барлыгы 300 дән артык изге йөрәк, ярдәмчеллек үрнәге хезмәт куя. Аларга йөкләтелгән бурычларны бер тында санап чыгарга да мөмкин түгел: өлкән яшьтәгеләрнең, инвалидларның йорт эшләрен башкару, азык-төлек, дарулар сатып алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр – болар әле вазифаларның берничәсе генә. Моннан тыш, һәркем белән уртак тел таба белү, җан азыгы өләшү, дус та, сердәш тә булу мөһим. Ә бит кайвакыт бик күпләр әби-бабайларның үз балаларын да алыштыра. Кызганыч, әти-әниләренә вакыт бүлмәүче, үз тормышларында гына кайнаучылар да бар шул арабызда. Бала игътибарыннан мәхрүм калганнарның күңел халәтен аңлаучы, өлкәннәрнең терәге, таянычы булган олы, шәфкатьле йөрәкле социаль хезмәткәрләргә тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм фидакарьләргә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Социаль яклау идарәсе һәм аның карамагындагы учреждение белгечләре бүген 85 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Араларында яшь хезмәткәрләр дә байтак.

– Бездә буыннар бәйләнеше саклана, – ди идарә начальнигы Закирҗан Шакирҗанов. – Яшьләргә өлкәннәр тәҗрибә өләшә. Мин үзем 1985 елда әлеге өлкәгә эшкә килгән идем. Хезмәтнең барлык нечкәлекләренә төшендергән ветераннарга һәрвакыт рәхмәтле булдым.

Өч дистә елга якын дәвердә Закирҗан Шакирҗановка төрле язмышлы бик күп кеше белән очрашырга, аларның борчу-мәшәкатьләрен уртаклашырга, проблемаларын хәл итәргә туры килгән. Әмма ул бервакытта да эшеннән зарланмый, кайгыртучанлык белән халыкка хезмәт күрсәтүне бик кирәкле, мактаулы һөнәр дип саный.

Бу көнне сәхнә түренә социаль идарәнең, шәһәр һәм район ветераннар советының Рәхмәт хатына лаек булучылар да күтәрелде. Бәйрәм хуҗаларын Әлмәтебезнең үзешчән артистлары җыр-биюләре белән тәбрик итте. Ахырдан исә социаль хезмәткәрләр иҗади бәйгедә көч сынашты һәм үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
"Әлмәт таңнары"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International