14 гыйнварда Әлмәттә яшәүче тыл хезмәтчәне Фәхриева Гөлсинә Галимҗан кызы якты фатирда шау - шулы һәм күңелле булды.
Кунаклар аның 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итүгә килделәр. РФ Президенты Владимир Путин һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы Тимур Нагуманов тантана сәбәпчесенә иң җылы котлауларны җиткерде.