Чаңгы спорты – безнең илдә иң популяр спорт төрләренең берсе. Әлмәттә чираттагы тапкыр чаңгы ярышлары узды.
12 февральдә экстрим-парк территориясендә «Россия чаңгы юллары-2022» 40 нчы Бөтенроссия ачык чаңгы ярышлары кысаларында массакүләм шуулар узды. Иң беренче ярышлар 1982 елда узды. Дистәләрчә еллар дәвамында узыш, кагыйдә буларак, февральнең икенче шимбәсендә үткәрелә.