Бүген Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
ЦЗНда үзгәрешләр "Россия эше" кадрлар үзәге" бренды нигезендә башкарылды. Эш урыннарын җиһазлау, хезмәткәрләрне укыту, фирма стилен гамәлгә кертү, компьютер техникасы сатып алу, дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатын тикшерү һәм бәяләү системасын формалаштыру, бердәм таләпләрне гамәлгә кертүне оештыру-методик яктан тәэмин итү кебек чаралар тормышка ашырылды.