Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Миңнегул улын соңгы юлга озаттылар

2022 елның 11 феврале, җомга

11 февральдә Әлмәттә легендар шәхес - Бөек Ватан сугышында катнашкан, СССР КГБның Мактаулы хезмәткәре, отставкадагы полковник Мөхәммәт Миңнегул улы Мөхәммәтшин белән хушлаштылар. Ул 101 нче яшендә вафат булды.

Хәрби казанышлары өчен Мөхәммәт Мөхәммәтшин II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре, «Мактауга лаеклы хезмәт өчен», «Дәүләт куркынычсызлыгының Мактаулы хезмәткәре» билгеләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International