Чыгышта уку йортларында һәм балалар бакчаларында алып барылган экологик тәрбия бирү эшчәнлеге турында да кыскача мәгълүмат җиткерелде. Әлмәттә бишенче ел инде мәгариф учреждениеләре арасында “Эколидер” бәйгесе уздырыла. Быел ул 25 августка кадәр дәвам итә. Җиңүчеләр укытучыларның август киңәшмәсендә игълан ителәчәк.