2022 елның 3 февралендә муниципалитетта видеоконференцэлемтә режимында Әлмәт муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләре өчен 2021 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча семинар узды.
Семинарда барлыгы 84 хезмәткәр катнашты. Тыңлаучылар алдында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Әлфия Алеева чыгыш ясады.