Әлмәттә “Минем яраткан балалар табибы” бәйгесенә йомгак ясалды
2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе
“Минем яраткан балалар табибы” бәйгесе тәмам.
8 апрельдә старт алган быелгы ярыш беренчесеннән күп яклары белән аерылып торды. www.bestpediatr.ru сайтында тавыш бирү шартлары катгыйланды. Бу юлы шулай ук Бөгелмә, Лениногорск калалары да үзләренең иң яхшы балалар табиблары өчен тавыш бирү мөмкинлеге алды. Аннан соң бәйгенең исеме балалар табибы белән бәйле булуга карамастан, быел терапевт һәм гомуми практика табибларының да хезмәте бәяләнде. Һәм иң-иңнәр “Һөнәренә тугрылык өчен”, “Ярдәмчеллек һәм энтузиазмы өчен”, “Һөнәри осталыгы һәм компетентлыгы өчен”, “Игелекле йөрәге өчен”, “Коткарылган гомер өчен” кебек 5 номинация буенча билгеләнде. Фотобәйге, видеороликлар, табиб белән бәйле тарихны бәян итеп тавыш биргәннәр яраткан педиатры хисабына балл өстәү хокукы алды. Алар арасында аерым бәйге дә игълан ителде. Узган ел 314 табиб катнашкан булса, быел алар 460 тан артык. Бәйге шарты буенча бу юлы узган елгы җиңүчеләр катнашмады. Яраткан табиблары өчен бәйге барышында 31 меңнән артык кеше тавыш биргән.
Оештыручылар һәм иганәчеләрдән җиңүче дипломы һәм истәлек бүләкләрен кабул итәргә сәхнәгә менүчеләр арасында Әлмәт вәкилләре күпчелек булып чыкты. Болар нәни пациентлар һәм аларның әти-әниләре ихтирамын яулаган, халык танылуына лаеклы табиблар. Алар турында “Аллаһ тарафыннан яратылган” диючеләр дә аз түгел!
улар арасында Әлмәтнең перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсеннән яңа туганнар бүлегенең табиб-неонатологы да бар. Назирә Баһманова – “Коткарылган гомер өчен” номинациясендә иң күп тавыш җыючы.
– Бу һөнәрне сайлавым очраклы түгелдер. Әнием Гайшә Хафизова 40 ел авылда фельдшер-акушер булып эшләде. Эшен яратты. Мактаулы иде, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы булды, – ди Назирә ханым. – 6 яшемнән табиб булырга хыялландым. Әлмәт бала тудыру йортында эшли башлавыма 33 нче ел китте. Шул гомер эчендә вакытыннан алда туган күпме баланың гомерен саклап калуга өлешем кергәндер, санамадым. Күп булды андыйлар. Элек 900 грамм булып туган балаларны саклап кала идек. Бүген 500 граммлы сабыйлар гомере өчен көрәшәбез. Соңгы елларда вакытыннан алда туучыларның артуы күзәтелә. Шунысы куандыра: шәһәр тарихында күрелмәгән хәл – бүлектә 5 табиб-неонатолог, 3 реаниматолог эшлибез. Җиһазлар-җайланмалар да заманча.
– Сез гомерен саклап калган нәни пациентлар үзләре әнидер инде?