26 гыйнварда Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында пенсионерлар арасында «Өченче яшь» XII спартакиадасын ачу тантанасы булды.
Әлеге Программа 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу чорда 12 мең пенсионер җәлеп ителгән һәм актив катнаша, 12 физкультура-сәламәтләндерү клубы эшли. Бу эшнең нәтиҗәсе буларак спорт белән шөгыльләнүче пенсионерлар арасында авырулар санының кимүен һәм кандагы холестерин һәм шикәр микъдарының кимүен билгеләп үтәргә мөмкин.