Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт авыллары үзгәреш кичерә
2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районында 13 майдан алып 31 енә кадәр санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге исеменә бәйге барды.
Башкарма комитетның авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге, ветеринария берләшмәсе, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләреннән, авыл җирлекләре башлыкларыннан торган комиссия шушы вакыт аралыгында районыбыз торак пунктларын карап йөрде. Рейдның беренче ике көнендә алар Миңлебай, Югары Мактама, Кичү, Мәмәт, Ерсубайкино, Борискино, Елховой, Дальняя Ивановка, Кләмәнтәй, Чуваш Сәрәне, Түбән Абдул авылларында булдылар. Шунысы куанычлы, авылларның күбесендә истәлекле даталарга – калабызның 60 һәм Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыкларына актив әзерлек барганы сизелә.
Әйтик, Миңлебай авыл җирлегендә якынлашып килүче юбилейлар турында матур итеп эшләнгән баннерлар искәртеп тора. Биредә төзекләндерү эшләре дә яхшы оештырылган. Чүп-чарны җыю һәм түгү өчен тракторлары, бульдозер бар. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимовның сөйләвенә караганда, бу техника күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә яхшы ярдәмче, аның белән якын-тирә авылларга да булышып була. Илдар Рәхимов инициативасы белән Миңлебай урамнарында зур йөк төяшле техника хәрәкәте тыелган – юл өслеге дә яхшы саклана, авыл кешеләренә тавыш белән тузан да юк, балалар өчен дә җаннары тыныч. Авылдан чыгу юлларында тиешле юл билгеләре һәм шлагбаум куелган.
Миңлебайда урамнарның чисталыгы, йортлар, каралты-кураларның төзеклеге күзгә ташлана. Авыл кешеләре үзләре кече архитектура формалары урнаштырганнар. Административ бина каршындагы чәчәк түтәле, төрле төстәге ташлардан ясалган Әлмәтнең 60 еллыгы һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы символикасы игътибарны бигрәк тә җәлеп итә. Сулык чистартылган, анда бару юлларына вак таш җәелгән, чишмәләре челтерәп агып ята – моңа хозурланмый мөмкин түгел!
Башка авыл җирлекләренең дә уңай якларын билгеләп үтми калу ярамас. Мәмәт авылының да чиста урамнары, төзекләндерелгән чишмәсе, Ерсубайкино белән Борискинода нарат аллеясы, яхшы итеп җиһазланган су пирслары, Елховойдагы зур габаритлы чүп-чарны вакытлыча саклау полигоны һәм төзелеп килүче Мәдәният йорты, Дальняя Ивановка һәм Кләмәнтәйдә вак таш җәелгән юллар, чәчәк түтәлләре, чүп өчен яңа контейнерлар күзләрне иркәләде.
Ләкин авылларда бар да ал да гөл дип булмый әле. Комиссия әгъзалары Кузайкинода шыксыз күренешкә тап булдылар: клуб тәрәзәләре такта белән кадакланган, янәшәдәге территорияне чүп үлән баскан, зират янында чүп өемнәре хасил булган. Түбән Абдулда исә биотермик чокыр ташландык хәлдә, каты көнкүреш калдыклары түгү полигоны да шыплап тулган, анда-санда корыган агач ботаклары аунап ята. Күрәсең, авыл кешеләре әлегә “кышкы йокыдан” уянып җитмәгәннәр. Ә бит экологик икеайлык ахырына якынлашып килә. Һәм район башкарма комитетының аны үткәрү турындагы карары бернинди искәрмәсез барлык авыл җирлекләренә дә бердәй кагыла. Шулай булгач, нигә аңа берәүләр җитди төстә, җаваплы карый, ә кемдер гомумрайон чараларына бармак аша карый?!
Әйләнә-тирә мохитны саклау һәм экологик культура елында районыбызның барлык торак пунктлары да төзек, каралган, чиста, яшеллеккә төренгән булулары белән аларда яшәүчеләрне шатландырып торыр дип ышанасы килә.
Галина РЯБОВА
Алсу Хәйбриева фотосы
"Әлмәт таңнары"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз