Сайлаулар – 2021 - төп сәяси вакыйга!

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәдәният йортында район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутатларын сайлауларга йомгак ясау буенча тантаналы чара узды.

2021 ел вакыйгаларга бай булды. Әмма төп сәяси вакыйга - сайлаулар булды һәм шулай булып кала да. 17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булды. Әлмәт муниципаль районында 116 сайлау участогы эшләде: 62 шәһәрдә һәм 54 авыл җирлегендә. 2021 елгы сайлау кампаниясендә 934 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International