Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә 12 яшьлек Сөмбел Насыйбуллинаның Яңа ел хыялын башкарды.
Кыска гына вакыт эчендә Кыш бабай ярдәмчесе булып, район башлыгы, «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия Яңа ел алды акциясендә катнашып, Сөмбелгә планшет бүләк итте.