Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
“Корыч ат” иярләүчеләр бәйгесе
2013 елның 3 июне, дүшәмбе
Һөнәри осталык бәйгеләре арасында сабанчылар ярышы аерым урын алып тора. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен матур бер бәйрәмгә әверелгән ярышлар быел Әлмәттә 48 нче тапкыр уздырылды. 3 июнь көнне “Яңа Суркино” җәмгыяте басуларында узган һөнәри осталык бәйгесендә район хуҗалыкларында хезмәт куючы 18 механизатор үзара көч сынашты, шуларның 6 сы яшьләр иде.
Ярышлар Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрикләве белән башланып китте.
Районда 90 мең гектардан артык сөрү җирләре исәпләнә. Сезнең тырышлык белән язгы кыр эшләрен үз вакытында уңышлы тәмамладык, 50 мең гектардан артык бөртекле, 20 мең гектар азык культуралары чәчтек. Тырыш хезмәтегез, җиргә тугры калганыгыз өчен рәхмәт сезгә,– диде ул. Корыч ат иярләүчеләр бәйгесенең эшче һөнәренең абруен арттыруга хезмәт итүен, ел саен яңадан – яңа элементлар кертелүен билгеләп, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк булышлык күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. Механизаторларга уңышлар, яңгырлар булуын теләп, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен дә Сабантуй бәйрәменә чакырды. Ярышларның флагын тантаналы төстә узган елгы һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе “Ярыш” хуҗалыгыннан Андрей Барсуков күтәрде. Аннары бәйгеләрнең баш судьясы Хәким Нәкыев ярышларның тәртибе, сөргәндә беренче чиратта нәрсәләргә игътибар бирергә кирәклеген аңлатты. Әзерлек эшләренә 20–30 минут вакыт бирелгәнлектән, механизаторларның һәрберсе“ корыч атлары” янына юнәлде. Бәйгедә катнашучы техникаларның модельләре елдан-ел алмашынып тора. 30-40 еллык ДТлар, иске типтагы ”Беларусь”МТЗлардан башлап тулысынча компьютерлаштырылган, заманча техникалар да катнашты сабанчылар ярышында. Шартлар төрле булса да, механизаторлар алдына куелган таләпләр бер үк: җирне каплатып сөрү һәм туфракның өстен сыйфатлы итеп эшкәртү. Механизаторларның эшләре 10 төрле юнәлеш буенча бәяләнде.
“Корыч ат”ларын иярләгән механизаторлар осталыкта сынашу өчен Яңа Суркин басуы буйлап таралды. Кемнең ничек эшләгәнлеге кырларыннан күренә шул. Бирелгән участокны уртадагы таяктан үлчәп сөрә башлау, дөрес итеп каплату, чүп үләннәрен юк итү – бөтенесе исәпкә алына бу очракта. Ярышлар тәмамлангач халык район мәдәният йорты артистларының көче белән әзерләнгән концерт программасын карарга мәйданга тартылды, җырлар спорт уеннары белән алышынды. Катнашучылар, хуҗалык җитәкчеләре аркан тарту, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү кебек бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Җиңүчеләрне район башлыгы М.Х.Салихов тәбрикләде. Ул башка районнарда инде онытылып бара торган бу чараны алга таба да дәвам итәчәкбез дип белдерде.
Тәбрикләүләр тантанасы 2012 елдагы хезмәт күрсәткечләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга район Советы һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатларын тапшыру белән дәвам итте. Һөнәри осталык бәйгесендә беренчелекне “Чулпан”нан Марат Мостафин һәм Токарликов исемендәге җәмгыятьтән Иван Трофимов яулады. Икенче урынга “Зәй” дән Рафанад Агапов, өченче урынга “Яңа Суркино” ЯАҖ ннән Сергей Сальдиванов, “Васильевское” ЯАҖ ннән Марс Биктимеров, Хурамшин фермерлык җәмгыятеннән Фәрит Хәйруллин чыкты. “Яңа Суркино” ЯАҖндә озак еллар эшләгән Георгий Петров һәм “Первомайский” җәмгыятенең иң өлкән механизаторы Владимир Маврин күпьеллык тырыш хезмәте өчен махсус приз белән билгеләп үтелде.
Фәрдия Хәсәнова
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз