Яңа ел алдыннан Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйма Яхинада булды һәм шәхсән үзе якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Район башлыгы Кыш Бабай һәм Кар кызы компаниясендә истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул ветеранга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде. Иң мөһиме - сәламәтлек, киләсе елда тагын бер тапкыр очрашуларын теләде.