Әлмәттә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе булды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

27 декабрьдә Әлмәттә район Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының быел соңгы берләштерелгән сессиясе булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галеев Марат Гадый улы, шәһәр прокуроры, шәһәр суды рәисе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы, контроль-күзәтчелек органнарының җитәкче хезмәткәрләре, Совет һәм Башкарма комитетның җитәкчелек составы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International