Алабуга - Болгар иле Ярларында - гасыр җиле

2013 елның 31 мае, җомга
Республика шәһәрләре арасында Алабуга аерым урын алып тора. Бай тарихлы әлеге калада булу үзе бер вакыйга. 28 май көнне без, “Альметьевский вестник” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, шәһәребезнең башка журналистлары белән бергәләп Алабуга шәһәренә юл алдык.

Шәһәрнең бәхәссез борынгылыгы һәм бай үткәне уникаль тарихи һәм археологик һәйкәлләрдә чагылыш таба. Кама регионында үзенең тарихилыгы, матурлыгы белән Алабугага тиңләшерлек шәһәрләр күп түгел. Музей-тыюлык 1990нчы елда оештырылган. Аңа Н.Дурова музей-йорты, И.И.Шишкин, Шәһәр тарихы музейлары, М.Цветаева мемориаль комплексы, Күргәзмәләр залы һәм Сәнгать салоны керә. Бүгенге көндә Алабугада тарихи, архитектур һ.б. төрле 209 һәйкәл, 700гә якын бина дәүләт саклавында исәпләнә. Россия Президентының 1995нче елның 20нче февралендә кабул ителгән 176нчы номерлы карары нигезендә, Алабуга музей-тыюлыгы “Федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни мирас объектлары” исемлегенә кертелде. Тарихи мирасны яхшы саклаганы өчен шәһәр Юнесконың “Пальмовая ветвь мира” дигән алтын медаленә лаек булган.

Меңьяшәр шәһәр буйлап сәяхәт шәһәр тарихы музее белән танышудан башланды. Учреждение үзенең байлыгы белән таң калдыра. Алабуганың 1000 еллыгы уңаеннан Шәһәр тарихы музеенда “Алабуга. Меңьеллык юлында...” дигән экспозиция ачылган. Музейда тупланган экспонатлар Алабуга территориясендә ХI гасыр башында ук Болгар шәһәре барлыкка килү турында сөйлиләр. Биредә, шулай ук, Трехсвятское авылы, анда яшәүчеләрнең шөгыльләре, Алабуга шәһәренең бай үткәне, беренче уку йортлары, рус һәм татар театрлары, 30 нчы елларга, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы чорга караган материаллар да күп.

И.И.Шишкинның музей-йорты, Россия сәнгате тарихында лаеклы урын алып торучы бу танылган рәссамның нәкъ менә шушы урыннарда туып–үсүе, без йөргән сукмаклардан атлавы дулкынландыра.

Рус сәүдәгәре И.В.Шишкинның Чулман елгасына карап торган йортында бөек рәссам-пейзажчы И.И.Шишкинның тууы гаҗәп тә түгел. Бу гаилә үз вакытында ук шәһәрдә хөрмәт казанган. Рәссамның әтисе Иван Васильевич үз заманының укымышлы кешесе булган, 1871нче елда шәһәребез турында китап язган, Ак мәчеттәге борынгы манараны реставрацияләгән.

1975 нче елда Алабугада, бөек рәссам үзенең бала һәм үсмер чагын үткәргән йортта, дөньяда бердәнбер булган реаль пейзаж мәктәбенә нигез салучы И.И.Шишкин музее ачылган. Биредә бөек рәссамның һәм аның дусларының чын нөсхәдәге (подлинник) бик күп картиналары саклана. 1991нче елда Шишкин һәм Говоров урамнары кисешкән чатта И.И.Шишкинга һәйкәл куелган.

Марина Цветаева мемориаль комплексы Алабуганың горурлыгы. Бу комплекс Алабуга шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы инициативасы һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев булышлыгы белән булдырылган.

М.Цветаева истәлегенә дөньядагы беренче мемориаль такта 1980нче елда Алабугада куела, ә 2002нче елның 31нче августында мемориаль комплекс барлыкка килә. Ул ел саен тулылана тора. Аңа хәзер М.Цветаева һәйкәле торган мемориаль мәйдан (2002нче елда төзелә), “Көмеш гасыр” Әдәби кафе (2003), М.Цветаеваның Әдәби музее (2004), Көмеш гасыр китапханәсе һәм шагыйрьнең соңгы көннәре үткән Хәтер йорты (2005), шулай ук Покров чиркәве һәм шагыйрь күмелгән Петропавел зираты да керә. Ел саен бирегә Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән меңнәрчә туристлар М.Цветаева эзләре буйлап йөрергә дип шәһәргә агыла. Алабуга зур туристлык үзәгенә әверелә бара.

Бай тарихы гына түгел, табигате белән дә сокландыра әлеге шәһәр. Кама елгасына таба искиткеч матур табигать һәйкәле - халык теленә “Шишкин күлләре” дип кергән ямь-яшел болыннар, күлләр җәелеп ята. Ераклардан күренеп, үзенә тартып торган Ак Мәчет, халык теленә “Шайтан каласы” дип кергән кирмәнчек тә бик уникаль. Х гасырда бу урында бүгенге шәһәрнең башлангычы булган болгар крепосте барлыкка килә. Ул Кама елгасыннан 52-60 м биеклектә урнашкан. Гомуми мәйданы 30000 кв.м. Биредә бүген дә тикшеренү эшләре бара. Аның 4 манаралы мәчет булуы, тик шушы бер манарасы гына сакланып калуы билгеле.

Менә шундый истәлекле урыннарда булып, рухи хәзинәбезне арттырып кайттык сәяхәттән. Әлеге чараны оештырганнары өчен газетаның баш мөхәрире Ландыш Зариповага, транспорт белән тәэмин иткәннәре өчен “АПОПАТ” ААҖ генераль директоры Кириченко Константин Павловичка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәяхәтебезнең шулай матур һәм күңелле узуына микроавтобус шоферы Лифкать Гәрәевкә да рәхмәтебез зур.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
Резеда Исмәгыйлева фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International