9 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында Әлмәттә беренче виртуаль концерт залын ачу тантанасы булды.
Бу мөһим вакыйга белән котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова килделәр.