9 декабрь көнне Әлмәт Яшьләр үзәгендә Әлмәт муниципаль районы психологлары советының киңәйтелгән утырышы булды.
Очрашу район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Яшьләр эшләре буенча Министрлыкның психологик ярдәм бүлеге башлыгы Вера Герасимова, ТР Мәгарифне үстерү институтының психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы мөдире Кадрия Шәрифҗанова, Мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау идарәләренең педагог-психологлары катнашында узды.