Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Яшәсен «Алтын каләм»!
2013 елның 31 мае, җомга
14 май безнең хәтердә олы бер вакыйга булып калачак. Чөнки без, Әлмәтнең 3 яшь журналисты, “Алтын каләм”– “Золотое перо” балалар һәм яшьләр республика фестивале региональ турының җиңүчеләре буларак, Казанга юл алдык. XVIII фестивальнең ачылу тантанасы Казан шәһәреннән берничә чакрым ераклыкта, табигать кочагында урнашкан “Волга” яшьләр үзәгендә булды. Тулы иҗат ялкынында узган 4 көн онытылмас һәм нәтиҗәле бер мизгел булып истә калды.
Безне яңа танышулар, дуслар табу, берләшмәләрдә эш алып бару, газетага исем уйлау кебек мавыктыргыч эшләр көтте. Талантлы, күренекле кешеләр белән очрашулар да бик кызыклы булды. FISU Мәгариф үзәге директоры Лилия Бариева, “Синтез” ватерпол командасы тренеры Ирек Зиннуров, КФУ фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова , Дәүләт советы депутатлары белән очрашулар – шуларның кайберләре. Казан шәһәренең күп тиражлы газета мөхәррирләре дә безнең белән бик теләп тәҗрибә уртаклаштылар. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре төрле темаларга чыгыш ясап, журналистика серләренә төшенергә ярдәм иттеләр.
4 көн эчендә кайда гына булмадык та, кем белән генә аралашмадык. Зөягә иҗади командировкага бардык, Универсиада объектлары белән таныштык. Ә иң истә калганы Дәүләт Советына бару. 16 май көнне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашу уздырды. Татарстанның алдынгы каләм ияләре белән беррәттән без дә чарада катнаштык. Без “Алтын каләм”дә катнашучылар исеменнән чыгыш ясап, фестиваль турында сөйләдек, махсус язылган бер куплет җыр җырладык. Соңыннан без Фәрит Мөхәммәтшин, Римма Ратниковадан интервью алдык һәм үзебезнең газета битләрендә язып чыктык.
Фестивальнең дүртенче көне шатлыклы да, моңсу да иде. Ябылу тантанасында катнашкан Римма Ратникова чараның бик нәтиҗәле узуын, яшь журналистлар арасында талантлы, өметле яшьләрнең күп булуын ассызыклап узды.
Әлеге фестивальдә минем беренче катнашуым, 4 көн дәвамында күп нәрсәгә өйрәндем, дөнья күрдем. “Яшь профессионал” номинациясендә дипломга лаек булдым, “Алтын каләм “статуэткасы белән бүләкләндем. Миңа ышанып, фестивальдә катнашу мөмкинлеге тудырган, гомумән, журналистика өлкәсендә күп нәрсәләргә өйрәткәннәре өчен “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зариповага олы рәхмәтемне белдерәм. Мондый чараларда катнашу, алынган бүләкләр киләчәктә тырышыбрак эшләргә көч бирә, күп нәрсәгә өйрәтә. Яшәсен “Алтын каләм”!
Айдар ГАЗИЗУЛЛИН
“Альметьевский вестник” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Районда вәзгыять тотрыкланды, системалар штат режимында эшли
Хәл нормальләште, гражданнар өчен турыдан-туры куркыныч юк. Барлык системалар да штат режимында эшли.
Әлмәттә домофоннар аша хәбәр итүнең автоматлаштырылган системасы эшли башлады
Әлмәттә домофоннар аша хәбәр итү системасы эшләп китте. Халык үзе һәм тирә — юньдәгеләр турында кайгырту өчен мондый система урнаштырырга карар кылган урыннарда подъезд ишекләре автомат рәвештә ачыла, кирәк булганда ышыкланырга мөмкин булсын өчен.
Игътибар! Әлмәт районында БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде!
Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәт районы башлыгы 62 нче гуманитар конвойны МХО зонасына китерде
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова шәһәр Советы депутатлары Вячеслав Колотовкин — мобилизацияләнгәннәргә һәм иреклеләргә ярдәм итү буенча штаб начальнигы урынбасары, Рамил Закиров һәм машина йөртүче Марат Хәкимуллин белән чираттагы гуманитар конвойны китереп җиткерде һәм безнең 430 нчы полк сугышчыларын МХО уздыру зонасына алып килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз