Медицина казанышлары халыкка хезмәт итә

2013 елның 31 мае, җомга
Әлмәт медсанчасте республикабызның иң югары технологияле сәламәтлек саклау учреждениеләреннән санала. Биредә «Татнефть» ААҖ ярдәме белән ел саен бүгенге көн таләпләренә җавап бирә, медицинада соңгы казаныш булган аппаратлары кайтарыла. Бу - җир куеныннан чыгарылучы кара алтынның халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүенең бер юлы. 2013 ел дәвамында гына да медсанчастьны заманча җайланмалар белән җиһазлау өчен компания 23,8 млн сум акча бүлеп биргән. Заманча җиһазлар рентген, реанимация-анестезиология бүлекләрендә, лаборатория һәм операция блокларында урын алган. Узган атнада медицина учреждениесендә әлеге аппаратларны презентацияләү булды. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, җитәкчеләр, сәламәтлек саклау идарәсе һәм иминият компанияләре белгечләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Мәҗит Хаҗипович билгеләп узганча, кыйммәтле аппаратларны алганчы алдынгы илләрнең тәҗрибәсе өйрәнелә, алар белән идарә итә белергә сәләтле белгечләр әзерләнә. «Татнефть» ААҖ әлеге барлык сорауларны контрольдә тота, шуңа күрә дә, бүген медсанчасть заманча җиһазлар белән генә түгел, югары квалификацияле белгечләре белән дә данлыклы. Ул барлык әлмәтлеләр исеменнән халыкның сәламәтлеген саклау, яхшырту юнәлешендә башкарылган эшләре өчен «Татнефть» ААҖ, аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, халыкның мөрәҗәгатьләре беркайчан да игътибарсыз калмавын ассызыклады.

Баш табиб Мөнир Закирҗанов яңа аппаратлар белән таныштыруны эндоскопия бүлегеннән башлады. Япония фирмасының OLIMPUS CV-70 эндоскопиквидеосистемасы учреҗдениенең горурлыгы. Хәзер алар HD сыйфатлы, ягъни югары дәрәҗәдә ачык сурәт төшерү үзлегенә ия җайланмадан файдалана. Ә бу, үз чиратында, диагноз куюны һәм вакытында тиешле дәва билгеләүне җиңеләйтә.

Нур диагностикасы бүлегендә ике рентген аппараты һәм PACS цифрлы радиография системсын тәгъдир иттеләр. «МобиРен-5МТ» күчмә аппараты йөрү мөмкинлеге чикләнгән пациентларга рентген тикшерүе өчен кулай. Бүлек мөдире Марс Җиһаншин сүзләренчә, икенче аппарат - «УниКоРД-МТ» рентген-графика тикшеренүләренең тулы спектрын башкарырга сәләтле, эш өчен уңайлы һәм ышанычлы аппарат. Рентген сурәтен пленкага төшергәндә, радиография компьютер системасы аша электрон яздыру җайланмаларына күчерергә дә мөмкин. Өстәмә нурланыш алмый гына сөяктәге һәм йомшак тән тукымаларындагы үзгәрешләрне ачыклау - иң зур өстенлек. Бу, шулай ук, рентген сурәтен озак вакытлар саклау, реактивларга һәм пленкага экономия дигән сүз. Өстәвенә, рентген сурәтен радиография системасы аша диагностика бүлегеннән теләсә кайсы табиб, мисал өчен, травматолог кабинетына юллау мөмкинлеген ача. Медсанчасть кунакларының да чираттагы тукталышы шул травматолог кабинетында булды. Поликлиниканың хирургия бүлеге мөдире Искәндәр Сөләйманов нурланыш диагностика бүлегендә ясалган сурәтләрне компьютер экранында карау уңайлыклары турында сөйләде.

«Татнефть» ярдәме белән операция блогына заманча хирургия генераторы һәм универсаль дрель алынган. Биредә елына уртача 10 меңгә якын операция ясала. Яңа җайланмалар исә аларның санын тагын мең ярымга арттырырга ярдәм итәчәк.

Анестезиология-реанимация бүлегенә Германиядә эшләнгән ясалма сулыш аппараты кайтартылган. Хәзер биредә бугазны тишеп көпшә куймыйча да сулыш ясату мөмкин. Баш табиб билгеләп үткәнчә, биредәге аппарат ярдәмендә комага киткән пациентка ярты ел дәвамында ясалма сулыш тәэмин ителгән һәм сәламәтләндерелгән.

Клиник-диагностика бүлеге мөдире Зөлфия Детистова быел эшли башлаган төрле профильдәге 3 автомат анализатор турында сөйләде.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International