5 декабрьдә бөтен дөньяда ирекле ярдәмчеләр көне билгеләп үтелә. Волонтерлар - ул зур йөрәкле һәм ачык күңелле, теләсә кайсы вакытта һәм теләсә нинди шартларда ярдәм итәргә әзер булган кешеләр.
2020 елда «Игелекле Әлмәт» үзәге оештырылды. Әлмәт районында волонтерларның гомуми саны 8000нән артык кеше, ә активлыгы 900 гә якын. Алар арасына мәктәп укучылары һәм студентлар, эшләүче яшьләр һәм өлкәннәр керә. Ирекле берләшмәләрнең гомуми саны - 65.