6 декабрь көнне Яшьләр үзәгендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында ел саен үткәрелә торган «Намус белән яшә» коррупциягә каршы юнәлешле шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Чарада Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый Советы Рәисе, коррупциягә каршы тору буенча Координация комиссиясе әгъзасы Рушания Нәҗметдинова һәм Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Әлмәт муниципаль районындагы ярдәмчесе, коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе әгъзасы Светлана Харисова катнашты.