2 декабрьдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов һәм район җитәкчесенең Цифрлы үсеш буенча урынбасары Рифнур Камалов шәһәр эшмәкәрләре белән очраштылар.
Район башлыгы белән очрашуда Оzon, Wildberries, KazanExpress мәйданчыкларында эшләүче шәхси эшмәкәр Ләйсән Садыкова, «Оzon ПВЗ» җитәкчесе Юля Алиева, Wildberries мәйданчыгында эшләүче шәхси эшмәкәр Татьяна Степанова, фотограф Владимир Кочкин, эшмәкәр Алексей Рязанцев, шәхси эшмәкәр Закир Әхмәтшин, SMM белгече Зөлфия Сафиуллина, "Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында Эшмәкәрлек фабрикасы" проекты җитәкчесе Ирина Макарова катнашты.