Әлмәттә ветераннар советы рәисе Василий Самойловны соңгы юлга озаттылар

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрьдә Әлмәтнең хөрмәтле шәхесе-хезмәт ветераны, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районында ветераннар советы рәисе Василий Самойлов белән хушлаштылар.

Василий Ивановичның гомере 71нче яшендә өзелә.

Василий Ивановичның ветераннарның күп кенә социаль проблемаларын хәл итүдә, шәһәр һәм районның гына түгел, республиканың да ветераннар хәрәкәтенең абруен күтәрүдә роле бәяләп бетергесез.

Панихидадан соң мактаулы каравыл озатуында матәм процессы 7нче шәһәр зиратына юнәлде, анда Василий Самойлов җирләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International