Исегезгә төшерәбез, гаилә ипотекасы - 2018 елның 1 гыйнварыннан бала туган гаиләләр өчен дәүләт ташламалы программасы.
Гаиләдә балалар саны әһәмияткә ия түгел. Мондый гаиләләр өчен торак сатып алуга яки йорт төзүгә ипотека буенча киметелгән ставка гамәлдә булачак. Ул килешүнең гамәлдә булу срогына 6% тәшкил итәчәк.