Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Тырыш хезмәткә лаеклы хөрмәт
2013 елның 28 мае, сишәмбе
60 еллык тарихы булган Әлмәт шәһәренең үсешендә өлкән буын ветераннарыбызның хезмәте аеруча зур. Кайсы гына тармакта булмасын, аларның күпьеллык фидакарь хезмәте калаларны төзергә ярдәм иткән, нефть промышленностен күтәргән, авыл хуҗалыгының киң юнәлештә үсеш алуын тәэмин иткән. 25 май көнне үзенең 80 яшьлек олы юбилеен билгеләп узган Самат Сираҗетдин улы Әхтәмов шундый легендар шәхесләрнең берсе. Исеме Әлмәт районында гына түгел, бөтен республикага билгеле колхоз рәисенең олуг юбилее уңаеннан, ул 33 елдан артык җитәкчелек иткән “Ярыш” хуҗалыгы предприятиесе урнашкан Габдрахман авылында аның хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Быел оешуына 285 ел тулуны билгеләп узачак авыл тарихында бу тагы бер матур сәхифә.
Самат Сираҗетдин улы Әхтәмов 1933 елда Нәдер авылында туып үскән. Шунда белем алган, колхозның төрле тармакларында эшләгән. Миллионер “Зәй” хуҗалыгы рәисе Һади Рахманов аның беренче остазы һәм юл күрсәтүчесе була. Алга таба ул аның эш тәҗрибәсенә еш мөрәҗәгать итә, яңа урында мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырыша. 33 ел вакыт эчендә “Ярыш” колхозы районда иң ныклы хуҗалык булып җитешә, Габдрахманның алдынгы торак пункт буларак социаль һәм икътисадыи яктан үсеш алуында да колхозның , анда эшләгән тырыш хезмәтчәннәрнең өлеше зур.
Хезмәтләре өчен Самат Әхтәмов Ленин, ике Кызыл Байрак, ике “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнгән, “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә ия.
Юбилярны тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Чарада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагир Нуретдинов, Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов, хуҗалык рәисләре , ветераннар Советы вәкилләре, авыл кешеләре катнашты.
Тантананы ачып Извил Әнәсович район башлыгы Мәҗит Салиховның котлауларын җиткерде. Районның авыл хуҗалыгын күтәрүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән, берничә буын яшьләр өчен остаз да, киңәшче дә була белгән Самат Сираҗетдин улы Әхтәмовка олы рәхмәт сүзләрен әйтеп, изге теләкләрен юллады.
-Самат Әхтәмов бигрәк тә өлкән буын кешеләренә яхшы таныш, 3 дистә елдан артык вакыт эчендә хуҗалыктагы эшне үз йорты, үз гаиләсендәге кебек, чын күңел биреп оештырган, югары биеклекләргә алып чыккан кеше. Шәһәр кочагында, промышленность үзәгендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиесен җитәкләү җиңелләрдән булмаса да , исемнәре Мактау тактасыннан төшмәде, - диде Минсагир Гайсович үзенең тәбрикләү сүзендә. Аннары ул юбилярга ТР Президенты Рөстәм Миннеханов Указы белән бирелгән “Фидакарь хезмәте өчен” медален, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруловичның адреслы папкасын, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды .
Тәбрикләүләр тәмамлангач, тантаналы рәвештә “Ярыш” хуҗалыгы идарәсе урнашкан бинага беркетелгән мемориаль такта ачылды. Бәйрәм авыл үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырдан җавап сүзе белән Самат Әхтәмовның улы, “Татнефть” ААҖнең ирекле медицина имминияте һәм ипотека күзәтчелеге буенча баш белгече Илдар Әхтәмов чыгыш ясады. Ул барлык туганнары, балалары исеменнән әтиләрен зурлаганнары, аның хезмәтенә олы бәя биргәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз