ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров әйтүенчә, тиздән тагын бер йорт төзеләчәк, биредә шулай ук балалар мәйданчыгы, машина кую урыны, кафе, тренажер заллары да ясалачак.
Ринат Галиев урамындагы әлеге йорт, чыннан да, бик матур килеп чыккан. Уңайлылклар капка төбеннән үк башлана. Заманча пандуслар ясалган, коридорлар иркен, гаилә тибындагы балалар бакчасы өчен өч бүлмәле фатир бүленгән. Фатирлар да бүген үк яши башларлык. Идәннәргә ламинат җәелгән, кухня, юыну бүлмәләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, фатир да зәвык белән ясалган. Тик урам исеменең генә таратча дөрес язылмавы кәефне кырып алды: Галеев урамы түгел, Галиев лә баса!
Фатир алучылар аренда килешүе буенча булса да, үз почмаклары булуына шатлануларын белдерделәр. Арада буйдаклар да бар. Димәк, хәзер аларга гаилә корырга була. Фатир ачкычлары производство күрсәткечләре, һөнәри уңышлары югары булганнар арасында бүленгән.