Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Җәлил укулары» дип аталган IV Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсы уздыра.
Ел саен үткәрелә торган конкурста катнашырга теләүчеләр, шул исәптән чит илләрдән килгән студентлар да катнаша ала.