Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегенең Әлмәт районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) шуны искә төшерә: 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза тапшырмаган ата-аналар моны 2021 елның 31 октябренә кадәр эшли ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 6 яшьтән 18 яшькә кадәр булган, әгәр 6 ел 2021 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча, 18 ел 2021 елның 3 июленнән дә соңга калмыйча, балалары булган гаиләләр түләү өчен гариза бирә ала. Шулай ук түләү бирелә 18-23 яшьлек инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга, әгәр алар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итәләр.