Рафаэль Ганиев: «Белем һәм тәрбиянең яңа үрнәкләре – заман таләбе»

2013 елның 24 мае, җомга
Тиздән мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгыраячак. Агымдагы елда Әлмәт муниципаль районында 11 нче сыйныфны - 1090 һәм 9 нчы сыйныфны 2074 укучы тәмамлый. Шуларның 120 се алтын һәм көмеш медаль ияләре булыр, дигән ышаныч бар. Уку елы тәмамлану чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, гомумән, мәктәп, педагогик коллективлар, мәгариф идарәсе өчен дә мөһим вакыйга, 9 ай дәвамында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышларны барлау, киләчәккә яңа планнар билгеләү чоры да. Барлык күрсәткечләр буенча да 2012-2013 уку елы Әлмәт районы һәм шәһәре мәктәпләре өчен уңышлы булды, дип әйтергә нигез бар. Әңгәмәдәшебез - Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Марат улы Ганиев.

– Рафаэль Маратович, федераль, республика проектларының кайсылары район һәм шәһәр мәктәпләрендә уңышлы кулланыла дип саныйсыз?

- Агымдагы елда “Мәктәп - дәресләрдән соң” проекты игътибар үзәгендә. Мәгариф учреждениеләренең актив катнашуын билгеләп узарга кирәк. Калабызның 1нче гимназиясе югары нәтиҗәләр күрсәтеп, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп җиһазланган технология кабинетына, 5 нче мәктәп телестудиягә, Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә эшләп килүче “Яшь техниклар станциясе” 1 млн сумлык грантка ия булды. 2 нче лицей «РОСНАНО мәктәпләр лигасы» белем бирү проекты җиңүчесе. 16 нчы мәктәп Электрон белем арттыру компетенция үзәге итеп билгеләнде, 10, 2, 3, 11, 13, 15, 16, 18, 24 нче мәктәпләр информатизация шартларында педагогларның квалификацияләрен күтәрү мәйданы булып тора. 1 нче, 15 нче, Габдрахман, Яңа Нәдер мәктәпләре һәм 1 нче гимназиядә поликультуралы мәгариф буенча федераль эксперимент уңышлы гына тормышка ашырыла. Мәгариф учреждениеләрен информатизацияләү, бердәм мәгълүмат кыры булдыру юнәлешендә искиткеч күп эшләр башкарылды. Бу, үз чиратында, проектларны күләмле рәвештә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Чөнки, белем һәм тәрбиянең яңа үрнәкләре - заман таләбе. Бүгенге көндә мәктәпләрдә 1795 компьютер, 2741 ноутбук, 591 интерактив, проекцион җиһаз исәпләнә.

- Әлмәт елның-елында фән олимпиадалары буенча алдынгы унлыктан төшми. Быелгы нәтиҗәләр нинди?

-2012-2013 уку елында Бөтенроссия фән олимпиадалары- 21, республика олимпиадалары -11 фән буенча уздырылды. Муниципаль турда 7-11 сыйныфта белем алучы 3328 укучы катнашты. Региональ турда безнең укучылар 21 призлы урынга лаек булды.16 нчы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Әлфия Зәбирова Санкт-Петербург шәһәрендә немец теле буенча олимпиадада җиңүче булып танылды, 17 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Иван Клименко Липецк шәһәрендә узган физкультура буенча олимпиададан призер булып кайтты. Гомумән алганда, химия, география, технология, физика предметлары буенча нәтиҗәләр яхшырды. Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында 12 призлы урын яуланды. Агымдагы елда Бөтенроссия күләмендә уздырылган бәйгедә катнашучылар саны арту сөендерә. Әлеге югары нәтиҗәләргә ирешүче мәктәпләрне билгеләп үтү дә зарур. Соңгы 3 елга анализ ясасак, 1нче гимназия һәм 2 нче лицей алдынгы позицияләрне алып торуларын дәвам итә. Шулай ук, Түбән Мактаманың 2 нче, 16 нчы, 17 нче, 10 нчы мәктәпләр югары нәтиҗәләргә ирештеләр. 1 нче гимназия - 61, 2 нче лицей - 59, 16 нчы мәктәп - 31, Түбән Мактама мәктәбе -29, 17 нче мәктәп – 26, 10 нчы мәктәп – 25, 23 нче мәктәп – 19 призлы урын яулады.

- Рафаэль Маратович, шәһәребездә тагын бер белем учагы артачак. 25 нче мәктәп хакында берничә сүз әйтеп китегез әле.

- Белгәнегезчә, “Яшьлек” микрорайонында төзелүче бу мәктәп Әлмәтнең 60 еллыгына нефтьчеләребез бүләге. 1224 урынга исәпләнгән учреждение иң заманча технологияләргә нигезләнеп, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелә. Зур, якты сыйныфлар, бассейн, спортзал, ашханә - бар да укучылар өчен. Мәктәптә белем бирү техник профильгә нигезләнеп алып барылачак. Бүгенге көндә педагогик коллективның 80 проценты тупланган инде. 1 нче сыйныфка әлеге мәктәпкә барырга теләк белдереп язылган 300 дән артык гариза керде. Белем учреждениесенең директоры итеп Рамазанов Марат Ринат улы билгеләнде.

- Соңгы елларда Әлмәт районы һәм шәһәре мәктәпләрендә белем бирүче укытучыларның төрле бәйге һәм проектларда актив катнашуы күзәтелә.

- Безнең укытучылар дөрестән дә мактауга лаек. Уңышлары да сөенерлек. “Безнең иң яхшы укытучы” бәйгесендә Әлмәттән 284 укытучы катнашты, сайлап алу һәм эксперт комиссияләрен уңышлы узучыларның хезмәт хакларына 50 процент өстәмә түләнде. Мәктәпләргә яшь педагогларны тарту максатыннан оештырылган “Киләчәк” - “Будущее” стратегик үсеш программасы кысаларында оештырылучы “Безнең яңа укытучы” гранты бәйгесендә 13 укытучы сайлап алынды. Аларның 5 се 2012 ел, 10 сы 2011елгы бәйге шартлары буенча бүләккә лаек булды. “Безнең иң яхшы директор” грантында катнашкан 11 җитәкченең 6 сы җиңүче булып танылды. Укытучылар арасында узган барлык бәйгеләрне кертеп исәпләгәндә 68 җиңү безнеке.

- Рафаэль Маратович, мәгариф системасы проблемалардан да азат түгелдер.

- Сүз дә юк, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр бихисап. Тулаем мәгариф системасына кагылышлы белем бирүнең сыйфатын арттыру, укуга булган караш, мөнә–сәбәтне үзгәртүдән кала мәктәпләрнең материаль-техник базаларын яңартырга кирәк. Белем учаклары төзү, аларны ремонтлау юнәлешендә район һәм шәһәр җитәкчелеге, нефтьчеләребез бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Болардан тыш фән кабинетларын, нигездә, химия, физика лабораторияләрен бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазларга кирәк. Гомуми мәктәп формасы кертелү белән бәйле проблемалар бар, ләкин алар хәл ителер, дип уйлыйм, чөнки закон барыбыз өчен дә бертигез. Бүген укытучылар, укучылар һәм ата-аналар алдында торган иң олы бурыч - бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру.

- 25 май - Соңгы кыңгырау бәйрәме, газетабыз аша теләкләрегезне юллый аласыз.

- Хөрмәтле укучылар! Сезнең алда зур тормыш юлы. Алган белемегез, кешелеклелек сыйфатлары, башкаларга мөнәсәбәтегез, сайлаган һөнәрегезнең әһәмияте сыналыр чак. Без ышанабыз, сез сынатмассыз. Куйган максатларыгызга ирешү өчен белемегез, көчегез, яшьлегегез бар. Республиканың, шәһәрнең чәчәк атуы сезнең кулда. Уңышлар сезгә, кадерле укучылар!

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International