ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

13 февраль көнне 13.00 сәг. туган якны өйрәнү музеенда "Музейда музыка" чарасы узачак. Программада "Богатыри земли русской" музыкаль композициясе күрсәтеләчәк.

Зона этабы 5-6 февральдә 25 нче мәктәптә узды. Анда 28 укытучы катнашты.Әлмәттән 5 мөгаллим катнашты. Иң күп балл җыючылар җиңүче дип табылачак.

  «Tennis City» спорт  комплексында 3  февраль көнне  теннис буенча “Россия Кубогы” турниры узды. Анда  Россиянең 25 шәһреннән   60 тан артык спортсмен  катнашты. Гөлнара  Назарова, Азалия Бадегыева, Аиша Кукушкина, Сабина Шәйдуллина, Анастасия Чикалкина, Екатерина Давлетова, Аида Кәлимуллина, Никита Валенцев һәм Тимур Киямов  Татарстанның җыелма командасы составында  катнашачаклар.

8-10 февральдә Мәскәүдә VI Халыкара кышкы велоконгресс уза. Форумга 25тән артык илдән велоҗәмәгатьчелек лидерлары, шәһәрләр һәм төбәкләр администрацияләре, транспорт министрлыклары вәкилләре җыелды. Алар велоинфраструктура үсеше белән бәйле мәсьәләләрне, кышкы велотранспорт өчен инновация карарларын тикшерәләр.

 

10 февральдә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы-2018" массакүләм спорт чарасы узачак. Чара  XXXVI бөтенроссия "Россия чаңгы юлы-2018" кысаларында оештырыла.

Ялган сөт продукциясе  ООО «Континент» маркасы астында чыга. Роспотребнадзор Ульяновск өлкәсендә куллануда ультрапастеризацияләнгән  3,2% майлылыклы, 1 литр күләмле , ГОСТ 31450-2013, җитештерү датасы  02.10.2017г., яраклылылыгы 31.03.2018 елга кадәр булган ялган сөт продукциясен ачыклаган. Игътибарлы булыгыз!

Бүген,  8 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә.Урыны белән кар. Җил 4-9 м/с. Минималь температура төнлә -9..-12º, аязганда -18º. Максималь температура көндез  -6..-9º. Юлларда бозлавык.

 «Нефтяник» һәм  «Буран» арасындагы матч үзенчәлекле узды. Ул "ретро" стилендә үтте. Оештыручылар аны уздыруда зур өлеш керттеләр, ветераннарны чакырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International