Һәрбер һөнәр мактауга лаек

2013 елның 22 мае, чәршәмбе
Һәрбер һөнәр мактауга лаек, чөнки һәр эшнең үз авырлыгы, нечкәлекләре бар. Арада авыл хуҗалыгы белән бәйлеләре аеруча зур көч, тырышлык таләп итә. Шуңа күрә дә, авыл хуҗалыгы әле һаман зур игътибар, камилләштерүне таләп итүче тармак булып кала. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә төп көч булып торучы сыер савучы, терлек караучы һәм башка хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларын арттыру, әлеге хезмәтне пропагандалау, иң яхшы эшчеләрне ачыклау максатыннан Әлмәт районы авыл хуҗалыгы идарәсе һәр ел саен төрле ярышлар оештыра.

Ел да үткәрелеп матур традициягә әверелгән сыер савучылар ярышы быел да олы бәйрәмгә әверелде. Ярышлар “Урсала» җәмгыятенең җәйге лагерендә узды. Табигатьнең матур бер почмагында, тау итәге ерактан караганда Сабантуй мәйданын хәтерләтә: аланда район мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт бара, аш-суның да тәмле исе таралган, беркадәр дулкынлану белән ак халатлы сыер савучылар әрле-бирле йөренә.

Бәйрәм башланганын озак көтәргә туры килмәде. Нәкъ сәгать унда Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов тантаналы рәвештә һөнәри осталык бәйгесен ачып җибәрде.

- Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Без һәр ел саен бу бәйрәмне үткәрергә җыелабыз, ел дәвамында терлекчелек, игенчелек буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз, – диде ул үзенең тәбрикләү сү-зендә. Узган елны, язгы чәчү эшләрен яхшы күрсәткечләр белән тәмамлауларын ассызыклап, хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

– Мондый бәйгеләр тәҗрибә уртаклашу, савым операторлары, технологларның эш осталыкларын арттыру чарасы булып тора, эшче һөнәренең абруен күтәрә. Бүгенге көндә хуҗалыкларда җитештерелгән продукция, керемнең уртача 70 проценты нәкъ менә аларның алтын куллары аша табыла. Шуңа да, без аларга ярдәм итеп торырга тиешбез. Әлеге сораулардан муниципалитет та читтә калмый, “Татнефть” ААҖ авыл хезмәтчәннәренә һәр-вакыт булышлык күрсәтә, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Сыер савучы һәм мөгезле эре терлек җитештерү технологларының һөнәри осталык ярышларында 38 кеше катнашты. Алар арасында яшьләр һәм укучылар да бар иде.

Бәйгенең шартлары буенча, савымчылар берничә этапта көч сынаштылар. Иң башлап тизлеккә сөт саву аппаратын сүтеп җыйдылар. Мөлаем гына апалар, яшь кызларның күз иярмәс тизлек һәм зур осталык белән аппаратны сүтеп ташлап яңадан җыюларын бөтен халык кызыксынып күзәтте. Өченче турда аппарат белән эшләү тизлеге, савым технологиясенең үзләштерелүе тикшерелде.

Савымчылар ярышында укучыларның катнашуын да әйтеп узган идек инде. “Васильевское” хуҗалыгыннан Буслаев Дмитрий, “Чишмә”дән Алина Умарова, “Кичүчат”– тан Рәмилә Бәдретдинованы профессиональ савымчылар рәтенә кертергә була, теорияне дә, эшне дә бик яхшы белә-ләр. Жюри әгъзалары нәтиҗә ясаганчы, савымчылар үзара аралашып, көянтә-чиләк белән су ташу, җептән әйбер кисү кебек уеннарда катнашып вакытларын бик күңелле уздырдылар.

Ниһаять, өч сәгатькә сузылган ярышлар тәмам. Мәйдан уртасында кабаттан җиңүчеләр.

Тәбрикләү тантанасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйповның 2012 нче ел дәвамында югары нәтиҗәләргә ирешкән терлекчеләргә, савымчыларга Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшыруы белән дәвам итте.

Савымчылар арасында узган ярыш нәтиҗәләре буенча быелгы ярышларда 1 нче урынга «Урсала» җәмгыятеннән Валентина Мотыйгуллина лаек булды. Икенче урынны «Чулпан» хуҗалыгыннан Лениза Мостафина һәм «Токарликов»тан Татьяна Климина яулады. Өченче урынга “Аппак”тан – Галина Фадеева, «Чагылтау»дан Тахира Мостафина, “Актау”дан Лилия Минһаҗева чыкты.

Фәрдия ХӘСӘНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International