Әлмәттә юбилярларны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде.
Мондый юбилей бәйрәмнәрендә шәһәр җитәкчелеге катнаша. Бүген, 1 октябрьдә, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәттә яшәүче 100 яшьлек Любовь Козлова һәм Түбән Мактама бистәсендә яшәүче 108 яшьлек Зарига Шәйдуллина тантананың сәбәпчеләре булды. Юбилярларны котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев килде.