ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. Эш сәфәренең төп максаты – «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы киңәшмәдә катнашу, киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Пенсия фонды хәбәр иткәнчә,   25 декабрьгә кадәр түләүләр кертелергә тиеш. Тулаем еллык  керем  25енә кадәр 2000 сумнан ким булган очракта, мондый гражданнар, кызганычка каршы, 2017 ел өчен дәүләт софинанславына өметләнә алмыйлар.

Экология департаментының бүлек җитәкчесе Дарья Орлова агымдагы Экология елында яшелләндерү буенча башкарылган чараларны бәян итте. 60 меңләп үсенте утыртылган, төрле чаралар, шул исәптән алма бакчаларын утырту да башкарылган. Төрле экологик акцияләр оештырылган.

Иртәгә, болытлы көн көтелә. Урыны белән кар явачак, буран булачак. 

Агымдагы елның 1 июленнән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 8 848 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды.

Очрашу Яшьләр үзәгендә узды һәм ул "Бердәм Россия" партиясенең 16 яшенә багышланды. Бу көнне барлыгы 10лап  сорауга җавап бирелде. 

Фестиваль 2018 елның Яңа ел һәм яз бәйрәмнәрендә бөтен ил буйлап уздырылачак. Кышкы фестиваль кысаларында шәһәрдә 20дән артык төрле чаралар оештырылачак, аларның арасында халык күңел ачу бәйрәмнәре, спорт ярышлары, күңел ачу-уен программалары һәм күп кенә башка күңел ачулар. 

2 нче шәһәр китапханәсе филиалында язучы-прозаик  Альберт Хәсәнов белән очрашу узды. Бирегә язучының иҗатташ дуслары, студентлар килгән иде. Язучының 80 яшенә багышланган очрашу бик матур узды.

Мәскәүдә "Россия сәламәтлек саклау атнасы - 2017" халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында "Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы дәүләт-шәхси аралашу проекты" Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү узды.  

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International