ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген шәһәр прокуратурасының актлар залында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов рәислеге астында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү  буенча территориаль ведомствоара комиссиянең утырышы үтте.

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 16 август көнне, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с, урыны белән 12 м/ска кадәр көчәю көтелә, яшен вакытында 15-18 м/ска кадәр. Минималь температура төнлә +11..+14˚,  максималь көндез  +20..+24˚.

18 һәм 25 август көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара автобус йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлтелгән.  

Нефтьчеләр көне якты һәм тамашалы  вакыйга буларак истә калачак. Ул биш мәйданда узачак. Чара барышында парад, төрле бәйрәм чаралары, урам театрлары оештырылачак, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.

2 сентябрьдә Әлмәттә   «Татнефть Әлмәт марафоны– 2017» узачак.

Җәйнең иң иҗади проектының ахырына какдәр бик аз вакыт калды. 19 август көнне 18.00 сәгатьтә «Шәһәрнең мəдəни мохите» әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 9 мәйданда көтәчәк.

"Татарстан кроссы - 2017" массакүләм ярышлары үткәрелү сәбәпле, 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буйлап хәрәкәт чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Радищев урамыннан М.Җәлил урамына кадәр;

- М.Җәлил урамы буенча Ленин урамыннан Лермонтов урамына кадәр;

- Лермонтов урамы буенча М.Җәлил урмыннан Радищев урамына кадәр;

- Радищев урамы буенча Лермонтов урамыннан Ленин урамына кадәр.

Әлмәтлеләрне «Венеция» күргәзмәсен картиналар галереясына чакыралар. Фотокүргәзмә 16 август көнне ачыла һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International