ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2017 ел
җомга

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Түбәндәге урамнарда траснпорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Тукай исемендәге  боҗрадан алып Төзүчеләр пр. кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Ленин урамы боҗрасыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы  буенча Лермонтов урамына алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр.

 

 Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә,  5 августта,аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минимальная температура төнлә+13..+16˚, көндез +24..+28˚.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы кредит бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үткәрде. «Сбербанк»ГАҖ (ПАО), «Россельхозбанк» АҖ, «Ак Барс» банк АҖ һәм АККОР вәкилләре катнашты.

3 август көнне Әлмәт мәшгульлек үзәгендә "Әлмәт махсус техника" ҖЧҖ ("ӘМТ" ҖЧҖ) катнашуы белән "Эш бирүче көне" уздырылды.

Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасында беркетелгән 5000 артык кеше быел диспансерлаштыру узды. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 28 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 8 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

Әлмәт православие вәкилләре Илья пәйгамбәренең хәтер көнен билгеләп үттеләр. Традиция буенча Ильин көнне тәре һәм иконалар күтәреп тантаналы барулар үткәрелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International