Татарстан Хөкүмәте Йортында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен булачак өлкәннәр Декадасына багышланган традицион брифинг бүген беркетмә кысаларыннан чыкты.
Ул Татарстанның Балтач районыннан өлкәннәр ансамбле чыгышы белән башланып китте. Артистлар залда җыелган журналистлар алдында ике иҗади номер башкардылар.