Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләре һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенә дистанцион укуга күчүне булдырмас өчен Covid-19 профилактика һәм контроль чараларының үтәлешен катгый контрольдә тотарга кушты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бернинди онлайн-системалар да традицион укыту формаларын алыштыра алмый. Дистанцион форматта белем бирүнең сыйфаты зыян күрә, шуңа күрә укучыларның читтән китүенә юл куймаска кирәк. Моның өчен Президент уку йортларында эпидемиягә каршы чараларны катгыйландырырга кушты.