ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 18нче августында сәгать 10нан 13.00 кадәр Злмәт муниципаль района администрация бинасында (адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, 39нчы йорт, 122 нче бүлмә) ТР президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш идарәсе башлыгы Роза Рифкатовна Килькеева шәхси кабул итә.

Кабул итүгә язылу телефоны: (843) 567-88-57

Татарстанда, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, җәйге ял лагерьларында ял итүче балаларның санын саклап калу гына түгел, ә тагын 3 меңгә арттырып та булды. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар кабинетында республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышына багышланган брифингта сөйләде.

Татарстанда терлекләргә 19 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 2 центнер азык берәмлегенә күбрәк. Азыкның сыйфаты да әйбәт, дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы кичә уздырган матбугат конференциясендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International