5 октябрьгә кадәр «Наше время – Безнең заман»IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны рәсми сайтта бирергә мөмкин.
"Безнең заман" ел саен республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.